Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлый

Язның беренче көнендә Татарстан Республикасы Президентына 63 яшь тулды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көнен бәйрәм итә. Аңа 63 яшь тулды. Иртәдән социаль челтәрләрдә татарстанлылар республика җитәкчесен гомер бәйрәме белән котлый.

Котлаулар рус һәм татар телләрендә Президент телефоны экраны язмасын тәкъдим итүче видео астында чыга. Экранда республика җитәкчесенең эш кабинеты тәрәзәсеннән төшерелгән Ирек мәйданы традицион сурәтләренең берсе тора. Роликта Рөстәм Миңнехановның котлауларга җавап бирүе күрсәтелә.

Башта ул ТР халык артисты, җырчы Салават Фәтхетдиновтан аның җыры белән аудиоязма тыңлый, аннары ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, шулай ук танылган актер Стивен Сигалдан хәбәрләр килә.

Реклама

Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туган. 1996 елдан 1998 елга кадәр ул ТР финанслар министры вазифасын биләгән, 1998 елдан 2010 елга кадәр - ТР Премьер-министры. 2010 елдан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев