Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5 сентябрьдә Бакчачы көненә багышланган ярминкәгә чакыра

5 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көненә багышланган ярминкә узачак.

Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша алалар.

Казан, Чаллы, шулай ук Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарыннана коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) җиләк-җимеш, яшелчә, җиләк-җимеш агачлары үсентеләре һәм башка продукция алып киләчәкләр. Ярминкәгә шулай ук Татарстан кулланучылар оешмалары берлегенең район бүлекчәләре дә ярдәм итә.

Чараның максаты - республика территориясендә бакчачылык һәм яшелчәчелекне үстерү. Татарстанда үз җирләрендә уңыш үстерүчеләргә, балаларына һәм оныкларына җиргә ихтирам тәрбияләүчеләргә зур хөрмәт белән карыйлар, шуңа күрә бакчачыларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә.

Реклама

Татарстанда барлыгы 900дән артык коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте теркәлгән. 1 миллионнан артык граждан гомуми мәйданы 20 мең гектар булган 376 мең бакча кишәрлегеннән файдалана. Татарстан җитәкчелеге бакчачыларга актив ярдәм күрсәтә. 2017 елдан башлап бакчачыларның проблемаларын хәл итүгә 500 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелде. Шулай итеп, өч ел эчендә эшләрне финанслау өчен 1 млрд 650 млн. сум акча бирелде. Бу 151 су башнясы куярга, 83 скважинаны ремонтларга, 26 км суүткәргеч үткәрергә, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен 359 мәйданчыкны норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, 92 км керү юлы ремонтланган, 116 км электр линиясе һәм 118 комплект трансформатор подстанциясе эше җайга салынган.

Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, катлаулы икътисадый шартларга карамастан, агымдагы елда бу эш дәвам итәчәк, дип белдергән иде.

Исегезгә төшерәбез, республикада эчке инфраструктура объектларын ремонтлау буенча СНТ чыгымнарын финанслау программасы эшли. Программаның асылы шунда, СНТ тарафыннан ремонтка тотылган һәр мең сум  өчен дәүләт тагын ике мең сум өсти. Заявкаларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев