Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категориясе һәм түбәндәге дүрт юнәлеш буенча уздырыла.

Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүленгән системалары, автомат рәвештә идарә итү системалары);

•Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән электрон автоматлаштарылган идарә итү системалары);

•Агрокосмос (стратегик карарлар кабул итүне автоматлаштыру өчен геостационар белешмәләрне эшкәртү);

Агрометео (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика).

Конкурс Фән-техника өлкәсендәге кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм итү фонды тарафыннан «АПКның мәгариф учреждениеләре һәм балыкчылык ассоциациясе» коммерциягә карамаган оешмасы берлектә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

Конкурсның максаты – авыл җирлегендә урнашкан белем бирү оешмаларының укучыларын Илкүләм технологик инициативаның (НТИ), технологик өстенлекләр эшенә җәлеп итү.

Конкурсның төп бурычлары:

- укучыларның авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендә иҗади сәләтләрен үстерү һәм аларда кызыксыну уяту;

- укучыларда фән белемнәрен практикада куллануга карата төп компетенцияләрне булдыру, шәхестәге әһәмиятле һөнәри сыйфатларны үстерү һәм мотивация булдыру;

- укучыларда бу тормышта үз урыннарын табу өчен һәм иҗади эш итү өчен уңай шартлар тудыру;

- авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендәге белгечләрнең абруен күтәрү;

 

- укучыларга һөнәри юнәлеш бирү;

- авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендәге белемнәрне тарату һәм популярлаштыру;

- укучыларның авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендә иҗади сәләтләрен үстерү һәм аларда кызыксыну уяту.

АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсы 5-10 сыйныф укучылары арасында 4 этапта үткәрелә:

- читтән торып уздырыла торган төбәк этабы, анда Россиянең барлык төбәкләреннән укучылар катнаша ала (2020 елның 1 – 19 апрелендә);

- катнашучылар килеп (очно) уздырыла торган төбәк этабы, анда читтән торып уздырылган төбәк этабында җиңүчеләр катнаша, ул Россиядә аграр университетлар базасында уза (2020 елның 12 – 24 маенда);

- финал этабы конкурсның барлык номинацияләре буенча узачак

(2020 елның сентябрендә);

- финал этабында җиңүчеләр «Алтын көз - 2020» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыкта катнашу мөмкинлегенә ия булалар (2020 елның октябрендә).

Конкурста катнашу өчен kids.agronti.ru/ рәсми сайтта заявка тутырырга кирәк. Һәр катнашучы барлык дүрт юнәлеш буенча да теркәлә ала. Һәр юнәлеш буенча вәзгыяти биремнәр яисә тестлар тәкъдим ителә.

Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматны Министрлыкның фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлегенә шалтыратып белергә мөмкин, телефоннар: 221-76-70, 221-76-88 (8819).

Читтән торып һәм катнашучылар килеп (очно) уздырыла торган төбәк этаплар өчен мәйданчыкның берсе - Казан дәүләт аграр университеты була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев