Актаныш

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш муниципаль районында

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш муниципаль районына сәфәр кылды.

Эчке базарны үстерү һәм координация бүлеге хезмәткәрләре ТР МКның «Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары сатып ала торган азык-төлек товарларына максималь бәяләрне формалаштыру турында» 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә «Магнит» һәм «Пятерочка»кибетләрендә 180 төр продукция бәяләренә мониторинг үткәрделәр. Мониторинг барышында кибетләрдә сатучылар һәм хезмәткәрләр белән консультация эшләре алып барылды. Яңгыраган сораулар арасында сыйфатсыз азык-төлек товарларын ачыклаганда кулланучылар хокуклары; сатып алучыларны товарның бәяләренә карата ялгыш фикер барлыкка килү мәсьәләләре каралды. Чарада катнашучыларга шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләре, РФ Хөкүмәтенең 55нче карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре бүлекләре, «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында»2011 елның 10 ноябрендәге 924нче РФ Хөкүмәте Карары аңлатылды. Белгечләр тарафыннан кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде.

Шулай ук эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр кибетләрендә социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларына бәяләр мониторингы үткәрелде, ваклап сату челтәрендә «Пивоварня Москва Эфес» ЯАҖ, «Булгарпиво» ААҖ һәм «Белый кремль» сыра кайнату заводы җитештергән сыраның тәкъдим ителүенә мониторинг үткәрелде.

Реклама

Мониторинглар үткәрү барышында кулланучыларга Кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр өләшенде: “Тиешле сыйфатлы товарны алмашуда һәм кире кайтаруда кулланучы хокукы”, “Түләүле медицина хезмәтләре күрсәткәндә кулланучы хокуклары”, “Кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары” һәм башкалар.

Мондый күчмә чаралар Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан ай саен үткәрелә. Шулай ук теләүчеләр кулланучылар базары өлкәсендә килеп туган сораулар буенча кайнар линия телефонына(8 (8552)71-43-03) мөрәҗәгать итә алалар.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: