Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан Республикасы халкын Covid-19дан куркып ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска чакырдылар

Республика медицина учреждениеләрендә буфер зоналары булдырылды, анда барлык пациентлар коронавирус белән йогышланганмы юкмы икәнлеген билгеләгәнче кабул ителә.

Татарстанлыларга Covid-19 авыруыннан курку сәбәпле, планлы һәм ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска киңәш иттеләр. Мондый киңәшне РКБның баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин әйтте.

«Республика халкын ышандырасым килә, чиста стационарга, ашыгыч һәм планлы медицина ярдәме күрсәтелә торган урыннарга мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк. Ай ярымнан соң пандемия тәмамланачак дигән уй белән утыру дөрес түгел. Әгәр нинди дә булса проблемалар бар икән килергә, мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде табиб. 

Татарстанның медицина учреждениеләрендә буфер зоналары булдырылды. Бу пациентлар үз статусын аныклаганчыга кадәр булган изоляция бүлекләре, аның Covid-19 бармы яки юкмы, икәнлеге ачыклана.

"Статусны төгәлләштерүгә кадәр бер генә пациент та, "чиста" зоналарга үтмәячәк", - дип ышандырды Миңнуллин.

Республика клиника хастаханәсе баш табибы урынбасары белән әңгәмә sntat.ru сайтында урнаштырылган. Видеоверсияне «Татар-информ» МА YouTube каналында күрергә мөмкин. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30да һәм якшәмбе көнне 13.30да карый алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев