Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВның Сабантуй котлавы

Кадерле якташлар! Сабан туе кунаклары! Хөрмәтле Фаил Мисбах улы! Сезнең барыгызны да иң яраткан милли бәйрәмебез - Сабан туе белән чын күңелдән котлыйм! Актаныш кешеләренең төп шөгыле булган игенче хезмәтенә тыгыз бәйләнгән бу нурлы бәйрәм халкыбызның уңганлыгына, тырышлыгына дан жырлый, асыл сыйфатларын ачып бирә. Актаныш районындагы Сабан туйларына үзенә бер...

Кадерле якташлар!
Сабан туе кунаклары!
Хөрмәтле Фаил Мисбах улы!
Сезнең барыгызны да иң яраткан милли бәйрәмебез - Сабан туе белән чын күңелдән котлыйм!
Актаныш кешеләренең төп шөгыле булган игенче хезмәтенә тыгыз бәйләнгән бу нурлы бәйрәм халкыбызның уңганлыгына, тырышлыгына дан жырлый, асыл сыйфатларын ачып бирә.
Актаныш районындагы Сабан туйларына үзенә бер төрле эчкерсезлек хас, алар милләтебез иҗаты белән сугарылган яшәү дәртен, житезлекне һәм чаялыкны, осталыкны һәм уен-көлкене бергә туплап күңелләргә рәхәт бирә. Бу хиссият миңа балачактан ук таныш. Борынгыдан калган ат чабышы, милли көрәш, төрле йолалар һәм үзенчәлекле уеннар безнең якта ныграк сакланган төсле тоела. Шунысы да яхшы мәгълүм, якташларыбыз тырышып эшли дә, рәхәтләнеп күңел ача да, туган-тумачаны, дус-ишләрне кунак итә дә белә.
Сабан туеның жыр-бию, уен-көлке, көрәш Һәм спорт ярышлары уза торган киң мәйданнары татар халкының көч-егәрен, рух камиллеген күрсәтү белән бергә, аның башка халыкларга кунакчыл, дустанә мөнәсәбәтен, ихтирамын да чагылдыра.
Быел да Актаныш җирлегендә Сабантуй бәйрәменең киң колачлы, ямьле һәм күңелле үтәчәгенә шигебез юк.
Сабан туе барыбызга да көч-куәт, киләчәк көннәргә ышаныч китерсен, сөекле Татарстаныбыз хакына изге эш-гамәлләргә рухландырсын!
Барчагызга да исәнлек-саулык һәм бәрәктле тормыш телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев