Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан Республикасы Президенты республикада Сабан туе көннәрен билгеләде

Сабан туе бәйрәме район үзәкләрендә 1-2 июльдә, Чаллы шәһәрендә - 8 июльдә, Казанда 15 июльдә узачак. 2017 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Президентының республикада «Сабан туе бәйрәмен уздыру көннәре турында»гы указы дөнья күрде. Указ нигезендә быел татар халкының милли бәйрәме республиканың район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 1-2 июльдә;...

Сабан туе бәйрәме район үзәкләрендә 1-2 июльдә, Чаллы шәһәрендә - 8 июльдә, Казанда 15 июльдә узачак.
2017 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Президентының республикада «Сабан туе бәйрәмен уздыру көннәре турында»гы указы дөнья күрде. Указ нигезендә быел татар халкының милли бәйрәме республиканың район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 1-2 июльдә; Чаллы шәһәрендә - 8 июльдә; Татарстан башкаласы Казанда 15 июльдә узачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә күрсәтелгән вакытта бәйрәм чараларын оештыру йөкләнә.
Җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый оешмаларга, предприятие һәм берләшмәләргә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туен үткәрүдә ярдәм итәргә, актив катнашырга тәкъдим ителә. Указ имзаланган көннән үз көченә керә, дип яза "Республика Татарстан".
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/25/137415/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев