Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Татарстан Республикасының беренче Президенты М. Ш. Шәймиев эзләреннән”

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә быел 75 яшь тулды. Әлеге олуг затның юбилеена багышлап без, "Шәрип Шәймиев музей-йорты"хезмәткәрләре, фәнни-эзләнү эшләре нәтиҗәсендә, музеебызны яңа документлар, материаллар белән тулыландыруны үз алдыбызга бурыч итеп куйдык. Оешмабыз директоры Л.Г.Шәйгарданова җитәкчелегендә Минзәлә һәм Мөслим төбәкләрендә экспедициядә булып кайттык. Бу төбәкләр шунысы белән...

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә быел 75 яшь тулды. Әлеге олуг затның юбилеена багышлап без, "Шәрип Шәймиев музей-йорты"хезмәткәрләре, фәнни-эзләнү эшләре нәтиҗәсендә, музеебызны яңа документлар, материаллар белән тулыландыруны үз алдыбызга бурыч итеп куйдык.
Оешмабыз директоры Л.Г.Шәйгарданова җитәкчелегендә Минзәлә һәм Мөслим төбәкләрендә экспедициядә булып кайттык. Бу төбәкләр шунысы белән истәлекле-Минтимер Шәймиевнең беренче эш тәҗрибәсе туплаган, тормыш чыныгуы алган җирлекләрдә әле бик матур истәлекләр, хатирәләр саклаучы кешеләр яши.
Казан шәһәренең М. Горький исемендәге авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайткан дипломлы яшь белгечне иң әүвәл Мөслим район үзәгенең РТСына инженер-дефектовщик итеп билгелиләр. Монда өйләнгән, гаилә корган, фатирлы булган. Иң мөһиме-монда ул тырыш хезмәте белән коллективның, колхозчыларның ихтирамын казанган. Шәймиев комсомол райкомы әгъзасы, ВЛКСМның Мәскәүдәге XIV съезды делегаты, гади инженердан баш инженер булуга кадәр ирешкән.
Минтимер Шәриповичның Минзәләдә эшләгән чоры белән газета укучыларын да таныштырып узам.
1962 елны Минтимер Шәриповичны Минзәлә "Сельхозтехника"сына идарәче итеп билгелиләр. Ул вакытта биш районга хезмәт күрсәткән әлеге оешма. 1966 елны М.Ш.Шәймиевне Советлар иленең иң югары бүләге белән зурлыйлар. Ә аңа ул вакытта нибары 29 яшь була!
Минзәлә шәһәрендә экспедициядә булганда без, зур кызыксыну белән, Шәймиев яшәгән йортны, ул хезмәт куйган оешманы карадык. Тик, ни хәл итәсең, еллар бер-бер артлы ага шул. Минтимер Шәрипович үзе җиткереп кергән йортны да тиз генә таныйм димә-аны да заманга яраклаштырып, зурайтып яңартканнар. Әле дүрт ай элек кенә йортны яңа хуҗалар сатып алган. Сәлимҗан абый һәм Мөхсинә апалар, Пермь ягы кешеләре булып, КамАЗ төзелешендә катнашып,Чаллыда төпләнгәннәр икән. "Башка шәһәрдә яшәгәнгә күрә, без үзебезнең нинди тарихи йортта төпләнгәнебезне, күчеп килгәч, күршеләребездән генә белдек", - ди алар. Кунакчыллыклары өчен рәхмәтләр әйтеп,без икенче адрес буенча"Сельхозтехника"ны эзләп киттек.Менә без Кадомцевлар урамы 55 йорт янында.Ике катлы бинаның фасадында истәлек тактасы эленеп тора. Анда менә мондый юллар бар:"Здесь работал Президент Республики Татарстан М.Ш.Шаймиев". Хәзерге көндә оешма шәхси эшмәкәр Юдин Алексей Георгиевич кулында булып,"Металлсервис" исеме астында көн күрә.Оешманың архив документлары сакланмаган.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 24 февраль, 2012 15 (9660) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев