Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан Республикасында яңа ау вакытлары расланды

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә

Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларында, федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, ауны гамәлгә ашыру параметрларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 28 декабрендәге УП-889 номерлы Указы белән, республикада кайбер төр аучылык ресурсларына  һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгының яңа сроклары билгеләнде. Аерым алганда:
– ата үрдәкләргә тере ана үрдәкләрдән файдаланып-язгы-җәйге чорда-апрельнең беренче шимбәсеннән 6 майга кадәр;
– су йөзүче киекләргә - язгы – җәйге чорда-апрельнең өченче шимбәсеннән башлап 10 календарь көн эчендә;
– урман киекләренә -язгы-җәйге чорда-апрельнең дүртенче шимбәсеннән алып 10 календарь көн эчендә;;
– сазлык-болын киекләренә - ау этләреннән яки ау кошларыннан файдаланып, 25 июльдән 5 декабрьгә кадәр; 
– урман, дала һәм кыр киекләренә- ау этләреннән яки ау кошларыннан файдаланып,  5 августтан 5 гыйнварга кадәр;
– су йөзүче киекләргә - ау этләреннән яки ау кошларыннан файдаланып, августның дүртенче шимбәсеннән 5 декабрьгә кадәр;
- су йөзүче, сазлык-болын, дала һәм кыр киекләренә- сентябрьнең беренче шимбәсеннән 5 декабрьгә кадәр;
– урман киекләренә -сентябрьнең беренче шимбәсеннән 5 гыйнварга кадәр;
- бүрегә - 15 сентябрьдән 28 (29) февральгә кадәр;
-  су күсесенә – 1 октябрьдән 28 (29) февральгә кадәр;
- соры куянга -15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр;
- чәшкегә, тиенгә, янутсыман эткә, сусарга, көзәнгә – 15 октябрьдән 28 (29) февральгә кадәр.
Каурыйлы киекләрне аулаганда Указ белән тынычлык көннәре һәм сәгатьләре каралмаган.
Башка  төр аучылык ресурслары өчен һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы, Россия Табигать министрлыгының 2020 елның 24 июленнән  477 номерлы боерыгы белән расланган, Ау кагыйдәләре нигезендә билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев