Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча конкурста тавыш бирүдә беренче урынны алды

Интернет-кулланучыларның актив ярдәме белән республиканың ике проекты – Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы Зәңгәр күлләр территориясе Бөтенроссия конкурсы финалында катнашачак.

 

РФ Президентының, табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча вәкиле Сергей Иванов рәислегендәге комиссия – алдагы этапта җиңүче булган проектларны атады. Анда илнең төрле төбәкләреннән 34 проект катнашты.

Тавыш бирү ун көн барды һәм 23 июльдә тәмамланды. Янә, накруткаларны   һәм фейк битләрне куллануны булдырмау өчен барлык лайклар тикшерелде. Тавыш бирү барышында лидер гел үзгәреп торды. Танылган шәхесләр төрле катнашучылар өчен агитация ясадылар. Мәсәлән, Рөстәм Миңнеханов, инстаграмдагы әбүнәчеләргә, Татарстан проектларына ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.
 

Республика беренче урынны алды. Ике проект тавыш бирү лидерлары унлыгына керде. Финалга «Биектау» һәм «Кама Тамагы»туристик-рекреацион комплекслары чыкты. Бу-Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы Зәңгәр күлләр. Аларның федераль финанслау алу мөмкинлеге булачак.
 

Әгәр безнең проектлар җиңсә, акчалар республика буенча цивилизацияле ял һәм гаилә сәяхәтләре өчен шартлар тудыруга, шулай ук табигый байлыкларны саклауга тотылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев