Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан синоптиклары алдагы ике көндә көчле кар-бураннан кисәтә

Җиргә вакытлыча кар ятты инде, синоптиклар юлларда бозлавык урнашачагын хәбәр итә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге республикада 31 октябрь - 1 ноябрьдә һава шартларының тагын да бозылуы турында кисәтә. Шушы ике көндә Татарстанда кар, кайбер районнарда юеш кар явачак, урыны белән көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 15 метр тизлектә җил-буран уйнаячак, буран вакытында күз...

Җиргә вакытлыча кар ятты инде, синоптиклар юлларда бозлавык урнашачагын хәбәр итә.
Татарстанның Гидрометеорология үзәге республикада 31 октябрь - 1 ноябрьдә һава шартларының тагын да бозылуы турында кисәтә.
Шушы ике көндә Татарстанда кар, кайбер районнарда юеш кар явачак, урыны белән көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 15 метр тизлектә җил-буран уйнаячак, буран вакытында күз күреме 1 мең метрдан да артмаячак, дип фаразлый синоптиклар. Вакытлы гына булса да, җиргә кар ятты инде. Юлларда бозлавык урнашачак, дип кисәтә Гидрометеорология үзәге. Төнлә һава температурасы 1-6 градус салкын, көндез 1 градус җылыдан 3 градуска кадәр суык көтелә.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/10/31/128863/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев