Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан синоптиклары май азагына кадәр һава торышына фаразларын җиткерде

Язның соңгы көннәрендә яшенле яңгыр, кырау төшү ихтималы бар. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, киләсе тәүлектә республика районнарында һәм Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төньяк-көнбатыштан исүче җил көньяк-көнбатыштан килүче һава агымы белән алмашына ала. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 15-20 метр булырга мөмкин. Синоптиклар фаразлаганча,...

Язның соңгы көннәрендә яшенле яңгыр, кырау төшү ихтималы бар.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, киләсе тәүлектә республика районнарында һәм Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төньяк-көнбатыштан исүче җил көньяк-көнбатыштан килүче һава агымы белән алмашына ала. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 15-20 метр булырга мөмкин.
Синоптиклар фаразлаганча, иң югары һава температурасы төнлә кырау төшәрлек итеп суыта - 0..+3, ә туфракта -4 градуска кадәр суыта. Көндез максималь һава температурасы +9..+14 градус булачак.
Казанда да иртәгә яңгыр көтелә. Республика белән чагыштырганда, башкалада тагын да салкынрак булачак: төнлә - 0..+2, көндез +9..+11 градус җылы.
Дүшәмбе, 30 майда, күпчелек районнарда яңгыр көтелә. Төнлә урыны белән көчле явым-төшем булу ихтималы да бар. Урыны белән яшен фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк. Төнлә ул, кайбер җирлекләрдә көчәеп, тизлеге секундына 17 метр булырга мөмкин. Иң түбән һава температурасы төнлә +6..+11 градус булса, көндез иң югары һава температурасы +13..+18 градус булыр дип көтелә.
31 майда республикада алмашынучан болытлы һава булачак, дип җиткерә синоптиклар. Төнлә урыны белән яңгыр булырга мөмкин. Көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан. Алдагы тәүлекләр белән чагыштырып караганда, бу көнне бераз җылытачак: төнлә иң түбән һава температурасы - +2..+7, ә язның соңгы көнендә көндез +12..+17 градус җылылык көтелә.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/28/141469/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев