Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан урманчылары урманнарны торгызу планын дүрт елга иртәрәк үтәделәр

2020 елда торгызылган урманнарның мәйданы республикада 4785 гектар тәшкил итте.

“Киселгән һәм юкка чыккан агачлар урынына яңадан утыртылган урман мәйданнары чагыштырмасы” быел Татарстанда 179 процент тәшкил итә. Бу куелган планны берничә тапкыр арттырып үтәгәнне күрсәтә. Бу хакта Татарстан урман хуҗалыгы министры Казандагы брифингта хәбәр итте. 

“Урманнарны саклау” төбәк проектының беренче максатчан индикаторы булып “Урманнарны торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата мөнәсәбәте” тора. Ул шактый гади хисаплана. Әйтик, 2019 елда урманнарның өлгергән, корыган агачларны тоташ кисү һәм тоташ санитар кисүләр нәтиҗәсендә юкка чыккан мәйданы 2496 га тәшкил итте, һәлак булган урман утыртмаларының мәйданы - 167 га. 2020 елда урман торгызу мәйданы 4785 гектар тәшкил итә», - диде ведомство җитәкчесе.

Министр быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2024 елга планлаштырылган максатка гына ирешеп калмыйча, планны да шактый арттырып үтәде, дип ассызыклады.

Урманнарны торгызу эшләре “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль программасының максатчан күрсәткечләренә ирешүгә ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев