Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан юлында фаҗигале үлем

Кичә сәгать 19.15 тә Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының Әлмәт районы турысындагы 86 нчы чакрымында "ВАЗ-21214" автомобиленең 1972 нче елгы йөртүчесе хәрәкәт итү өчен куркынычсыз булган тизлекне сайлый алмый, һәм юл йөрү кагыйдәләренең 9.9, 10.1 нче пунктларын бозып, юл билгесен бәрдерә. "Максималь тизлекне 70 км/сәг.-кә кадәр чикләү"не аңлаткан...

Кичә сәгать 19.15 тә Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының Әлмәт районы турысындагы 86 нчы чакрымында "ВАЗ-21214" автомобиленең 1972 нче елгы йөртүчесе хәрәкәт итү өчен куркынычсыз булган тизлекне сайлый алмый, һәм юл йөрү кагыйдәләренең 9.9, 10.1 нче пунктларын бозып, юл билгесен бәрдерә.
"Максималь тизлекне 70 км/сәг.-кә кадәр чикләү"не аңлаткан 3.24 нче юл билгесенә килеп бәрелгәч, машина каршы як юлга ава. Шунда тәне җәрәхәтләнеп, имгәнеп, машинаның 1985 нче елгы пассажиры урында ук җан бирә: ир-егет куркынычсызлык каешын каптырмаган була. Машина йөртүче исә хастаханәгә озатыла.
Кичә Татарстанда исерек килеш юл кагыйдәләрен бозуның 31 очрагы теркәлгән. Каршы як юлга чыгуның 97, махсус җайланмаларсыз балалар йөртүнең 75, куркынычсызлык каешын каптырмауның 387 очрагы теркәлгән.
Гомумән алганда, 25 көндә республикада кеше тормышына һәм сәламәтлегенә зыян салган 260 юл һәлакәте булган, аларда 14 кеше һәлак булган, 287 се җәрәхәтләнгән, имгәнгән.
Бу хакта ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14707
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев