Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда 27 градуска кадәр суыта

Татарстанда һава шартлары начарлана, дип кисәтә республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе. 5 гыйнвар төненең беренче яртысында Татарстан территориясендә урыны белән һава температурасы 25-27 градуска кадәр төшәчәк. 5 гыйнварда иртән һәм көндез, 6сында төнлә һәм көндез Татарстан буенча күп итеп кар явар, буран булыр һәм ул вакытта күз күреме...

Татарстанда һава шартлары начарлана, дип кисәтә республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе.
5 гыйнвар төненең беренче яртысында Татарстан территориясендә урыны белән һава температурасы 25-27 градуска кадәр төшәчәк.
5 гыйнварда иртән һәм көндез, 6сында төнлә һәм көндез Татарстан буенча күп итеп кар явар, буран булыр һәм ул вакытта күз күреме 1000 мең метр һәм аннан да кимрәк булыр дип фаразлана; җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан исә, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитә; юлларда - кар көртләре.
Хөрмәтле райондашлар, бу вакытта гадәттән тыш хәл күзәтелсә, 112 номерына шалтыратырга мөмкин, шуны истән чыгармагыз!
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/04/132590/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев