Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда 8 яшьлек малай хастаханәдә вафат булган

Агымдагы елның 2 нче маена каршы төндә Алабуга үзәк район хастаханәсендә 8 яшьлек малай вафат булган. Әлеге факт буенча Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Алабуга шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ ҖК 109 нчы маддәсенең 2 нче часте (һөнәри вазифаларны тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә, саксызлык белән үлемгә китерү) буенча җинаять эше...

Агымдагы елның 2 нче маена каршы төндә Алабуга үзәк район хастаханәсендә 8 яшьлек малай вафат булган. Әлеге факт буенча Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Алабуга шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ ҖК 109 нчы маддәсенең 2 нче часте (һөнәри вазифаларны тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә, саксызлык белән үлемгә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү версиясе буенча, 2 нче май көнне көндез малай үзе яши торган йорт ишегалдында куелган таганнан егылып төшә. Әнисе баланы хастаханәгә китерә, биредә табиб-травматолог аңа "урыныннан күчеп сул беләге сыну" дигән якынча диагноз куя. Табиб-анстезиолог пациентка кан тамырларына анестезия ясый, аннан соң малайның сөяген урынына утыртып куеп, реанимациягә җибәрәләр. Биредә аның хәле начарая һәм төнге 12 җиткәндә ул җан бирә.
Бу фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Шаһитләр сораштырыла, суд-медицина, химик-токсикологик экспертизалар билгеләнгән. Кирәкле документация алынган. Җинаять эшен тикшерү двәам иттерелә, дип хәбәр итә РТК ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14804

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев