Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда аракының минималь бәясе 321 сумга кадәр артырга мөмкин

Бары тик «Татспиртпром» продукциясе генә үзгәрешсез кала алачак. Татарстанда ваклап сату вәкилләренә аракыга бәяне 1 октябрьдән Россия Финанслар министрлыгы тәкъдим иткән 190 сум урынына 321 сум итәргә киңәш ителә. Бары тик «Татспиртпром» продукциясе генә үзгәрешсез калырга мөмкин һәм аңа минималь бәяне 190 сум күләмендә куярга, гамәлдәге кагыйдәләр буенча эшләргә рөхсәт...

Бары тик «Татспиртпром» продукциясе генә үзгәрешсез кала алачак.
Татарстанда ваклап сату вәкилләренә аракыга бәяне 1 октябрьдән Россия Финанслар министрлыгы тәкъдим иткән 190 сум урынына 321 сум итәргә киңәш ителә. Бары тик «Татспиртпром» продукциясе генә үзгәрешсез калырга мөмкин һәм аңа минималь бәяне 190 сум күләмендә куярга, гамәлдәге кагыйдәләр буенча эшләргә рөхсәт ителгән. Бу хакта «КоммерсантЪ» яза.
"Татар-информ" агентлыгына интервьюда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов алкогольне берәмләп сату базарларының нинди кагыйдәләр буенча эшләвенә ачыклык кертте.
"Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек, аракыга бары тик минималь бәя генә билгеләнә. Мәгълүм булганча, Россия Финанс министрлыгы боерыгы белән хәзер ул - 191 сум. Безнең ведомство бары тик бу боерыкны үти һәм аның үтәлешен күзәтә генә. Безнең бурыч Татарстанда аракы бәясе Россия министрлыгы куйган бәядән яисә 190 сумнан түбән төшүенә юл куймау" - диде Рөстәм Арсланов.
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсеннән бәхәсле мәгълүмат турында аңлатмалар әлегә булмаган.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/10/01/127176/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев