Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда бакалы яңгыр яуган (ФОТО)

"Бүген төнлә Шөгердә бакалы яңгыр яуган ахры, ишегалды буйлап кечкенә бакалар сикерешә", - ди язганнар социаль челтәрдәге "Мин Шөгерне яратам" төркемендә. Бу хакта Лениногорск районының "Заман сулышы" газетасы хәбәр итә. Бу яңалыкны хәбәр итүчеләр башка кызыклы мәгълүматларны да җиткерә. 1954 елда бакалы яңгыр Англиядәге Бирмингем шәһәрендә яуган. 1973 елда Франциядә,...

"Бүген төнлә Шөгердә бакалы яңгыр яуган ахры, ишегалды буйлап кечкенә бакалар сикерешә", - ди язганнар социаль челтәрдәге "Мин Шөгерне яратам" төркемендә. Бу хакта Лениногорск районының "Заман сулышы" газетасы хәбәр итә.
Бу яңалыкны хәбәр итүчеләр башка кызыклы мәгълүматларны да җиткерә. 1954 елда бакалы яңгыр Англиядәге Бирмингем шәһәрендә яуган. 1973 елда Франциядә, ә 1974 елда Төркмәнстанда да шундый әкәмәт хәлләр күзәтелгән.
Галимнәр фикеренчә, бакалы яңгыр бик көчле давыл вакытында, ягъни өермә күтәрелгәндә ява. Өермә юлына очраган бөтен әйберне үзенә суыра. Ә инде туктаганнан соң бар әйбер кабат җиргә төшергә мәҗбүр була. Өермә сазлык өстеннән күтәрелгәндә бакаларны, андагы пычракны суырырга мөмкин. Балык, краб яңгырлары яуган очраклар да булган. Ә Россиядә Иван Горозный заманында күктән көмеш акчалар сибелгән. Мещера авылында яшәүчеләр мең тәңкә җыйганнар, дип белдерә Лениногорск басмасы.
чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев