Актаныш

Татарстанда бала тудыру йортыннан сабыйны милли киемдә алып чыкканнар

Актаныш районының Адай авылында яшәүче тәүге тапкыр әни булган Гүзәл Дәүләтова сабые белән бала тудыру йортыннан чыгу өчен алдан бик яхшылап хәзерләнгән. Улын ул башкалар кебек гадәти юрганга биләмәгән, ә милли орнаментлар белән бизәлгән камзул һәм түбәтәйдән алып чыккан. Ә кечкенә "егет"кә Динислам дип бик матур исем кушканнар. Үзенчәлекле исемле...

Актаныш районының Адай авылында яшәүче тәүге тапкыр әни булган Гүзәл Дәүләтова сабые белән бала тудыру йортыннан чыгу өчен алдан бик яхшылап хәзерләнгән.
Улын ул башкалар кебек гадәти юрганга биләмәгән, ә милли орнаментлар белән бизәлгән камзул һәм түбәтәйдән алып чыккан. Ә кечкенә "егет"кә Динислам дип бик матур исем кушканнар. Үзенчәлекле исемле татар "егете"нә сәламәтлек, озын гомер, бәхет телибез!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: