Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда барлык терлекләрне 2028 елга кадәр тәңгәлләштерергә планлаштыралар

Хайваннарны идентификацияләү буенча Федераль закон проектын әзерләү бара.

Татарстанда барлык терлекләрне 2028 елга кадәр идентификацияләүне планлаштыралар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов брифинг вакытында әйтте.

Барлык хайваннарны да, шул исәптән этләрне һәм песиләрне, шулай ук умарта гаиләләрен дә кертеп, тулысынча тәңгәлләштерергә тиешбез. Кош төркем ысулы белән тәңгәлләштереләчәк, ә дуңгызлар индивидуаль булачак. Экзотик хайваннар буенча, бәлки, ниндидер үзгәрешләр булыр, белмибез, закон әле кабул ителмәгән. Әмма дөяләр нәкъ тәңгәлләштереләчәк", - дип сөйләде спикер.

Хисаметдинов, хайваннарны тәңгәлләштерү буенча Федераль закон проектын әзерләү бара, дип билгеләп үтте. «Без аны 2021 елның беренче яртысында көтәбез. Бүгенге көндә беркем дә хайваннарны идентификацияләргә мәҗбүр итми. Әмма турыдан-туры гамәлдә булган закон кабул ителәчәк. Шуннан соң продукцияне, баш санын, итне идентификацияләмичә генә сату мөмкин булмаячак", - дип ассызыклады ул.

Идарә башлыгы билгеләвенчә, идентификацияләү өчен чиплар яки меткалар кулланыла. «Бу-хуҗаның теләге. Хайванның номеры бөтен Россия буенча бердәм электрон базага кертелә. Ул "Меркурий" системасы белән интеграцияләнәчәк. Хайваннар белән булган теләсә нинди манипуляция дә бу базага кертеләчәк. Хайван турында тулы мәгълүмат булачак. Идентификациядән башка эпизоотик иминлекне тәэмин итү авыр булачак", - диде ул.

Маркировкалау һәм идентификацияләү бер хайванны башка хайванга алмаштыру очрагын, мәҗбүри ветеринария эшкәртүенә дучар ителмәгән хайваннарны күчереп йөртүне булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, азык-төлек иминлеген тәэмин итәчәк.

"Кешеләр идентификациянең беренче чиратта куркынычсызлык өчен кирәк булуын аңларга тиеш. Безгә республикага кергән хайван турында белү зарур. Халык та нәрсә сатып алуын белергә тиеш", - дип өстәде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев