Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда бераз суыта

Төнге һава температурасы 14 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә республикада һава торышы чагыштырмача салкынрак булачак. 9 март көнне Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, талгын. Төнлә - 2 -7, аязган...

Төнге һава температурасы 14 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә республикада һава торышы чагыштырмача салкынрак булачак.

9 март көнне Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, талгын. Төнлә - 2 -7, аязган вакытта 9-12 градус салкын булачак. Көндез 2 градус салкыннан - 3 градуска кадәр җылы. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

10 мартта аязучан болытлы һава, урыны белән явым-төшемнәр күзәтеләчәк. Җил көньяктан, талгын. Төнлә -1..-6, аязган вакытта -10 градуска кадәр салкын. Көндез -2..+3 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/08/136385/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев