Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда “Бердәм Россия” сәяси партиясе беренче урында бара - Әгъзам Гобәйдуллин

Әлегә нәтиҗәләр тулысынча билгеле түгел, алар көн дәвамында үзгәрәчәк. Бүген иртәнге 7.30 булган мәгълүматлардан күренгәнчә, кичә, ягъни 18 сентябрьдә узган Россия Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлаулар нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" сәяси партиясе беренче урында бара. Алар сайлаучыларның 85,75 процент тавышын җыйган. КПРФ сәяси партиясе 3,96 процент, "Коммунисты России" 3,05...

Әлегә нәтиҗәләр тулысынча билгеле түгел, алар көн дәвамында үзгәрәчәк.
Бүген иртәнге 7.30 булган мәгълүматлардан күренгәнчә, кичә, ягъни 18 сентябрьдә узган Россия Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлаулар нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" сәяси партиясе беренче урында бара.
Алар сайлаучыларның 85,75 процент тавышын җыйган. КПРФ сәяси партиясе 3,96 процент, "Коммунисты России" 3,05 процент, ЛДПР 2,16 процент, "Справедливая Россия" 2,16 процент, "Яблоко" 0,48 процент, "Пенсионеры за справедливость" 0,48 процент, "Родина" 0,38 процент, ПАРНАС 0,25 процент, "Партия Роста" 0,21 процент, "Патриоты России" 0,19 процент, "Партия зеленые" 0,19 процент, "Гражданская платформа" 0,12 процент, "Гражданская сила" 0,11 процент сайлаучылар тавышын җыя алган.
Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат конференциясендә республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлегә бу саннар көн дәвамында үзгәрәчәк, чөнки әле барлык бюллетеньнәр дә санап бетерелмәгән. Алдагы 2-3 сәгать эчендә нәтиҗәләр тулысынча билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев