Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда беренче һәм өченче баласын тапкан авыл хатын-кызларына пособиеләр булачак

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә республика Хөкүмәте рәисе тиешле документлар пакетын әзерләргә йөкләмә бирде. Татарстанда демографик вәзгыятьне яхшырту юнәлешендә чираттагы чаралар күреләчәк. Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга беренче һәм өченче булып туган балалары өчен түләүләр кертергә тәкъдим ителә. Бер шарт бар - хатын-кыз авылда кимендә өч ел яшәгән...

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә республика Хөкүмәте рәисе тиешле документлар пакетын әзерләргә йөкләмә бирде.
Татарстанда демографик вәзгыятьне яхшырту юнәлешендә чираттагы чаралар күреләчәк. Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга беренче һәм өченче булып туган балалары өчен түләүләр кертергә тәкъдим ителә. Бер шарт бар - хатын-кыз авылда кимендә өч ел яшәгән булырга тиеш. Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының коллегиясендә республика Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин шул хакта хәбәр итте. Әлеге уңайдан кирәкле документлар пакетын ул бер ай эчендә төзеп, кабул итәргә йөкләмә бирде.
ТР Премьер-министры җитәкчелегендә үткән коллегия утырышында РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Черкасов, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль район вәкилләре катнашты.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2018 елның 1 гыйнварыннан беренче бала тапкан гаиләләр өчен ярдәм чаралары да демографик вәзгыятьне уңай якка үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк. "Ана капиталы" федераль программасы да демографиягә йогынты ясаган иде, бик тиз арада яңа туган балалар саны 15 процентка артты. Бу юлы да шундый нәтиҗә көтәбез. Шуңа өметләнеп, 4,6 мең гаилә беренче бала өчен түләүләргә дәгъва итәр, дип планлаштырабыз", - дип сөйләде министр.
Мәгълүм булганча, бу түләүләр гаилә кереме кеше башына яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкырдан артмаса билгеләнә. (Татарстанда 2017 елның II кварталындагы күрсәткеч 9 142 х 1,5 = 13 713). Ул балага 1,5 яшь булганчы түләнә. Татарстанда әлеге пособие күләме 8 490 сумны тәшкил итә. Әлеге программаны Россия бюджетыннан 475,88 миллион сум күләмендә финанслау каралган.
Алексей Песошин яңа пособиеләр социаль яклау хезмәтләре аша түләнүен исәпкә алып, бу эшне вакытында оештырырга кушты. "Гаризалар кабул итүдә, түләүләрне башкаруда бернинди тоткарлыклар булырга тиеш түгел", - дип кисәтте ул.
Эльмира Зарипова инде бу атнада республиканың Балтач районында тәүге гаилә яңа пособиегә гариза тапшыруын билгеләп үтте.
Министр ассызыклаганча, демографик сәясәт гомер озынлыгын арттыруга да юнәлдерелгән. 2030 елга хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләр саны 5 процентка кимер, дип фаразлана (2,1 миллионга кадәр), пенсия яшендәгеләр 16 процентка артачак (1,1 миллион кеше). "Бу уңайдан без өлкән буынның яшәү шартларын яхшыртуга зур игътибар бирергә тиешбез", - диде министр.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/12/155908/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев