Актаныш

Татарстанда бүген көчле бозлавык, бозлы яңгыр көтелә

Бозлавык сәбәпле автобусларны ерак юлга чыгармыйлар. ГИБДД Татарстан трассаларын шәһәрара автобуслар өчен ябырга мәҗбүр булган. Автобус йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгарга кушмадылар. Бик нык бозлавык булу сәбәпле җәмәгать транспортына да ерак юлга чыгуны тыйдылар. Казан - Чаллы трассасында да автобусларны юлга чыгармыйлар. Республиканың башка маршрутларында да шул ук хәл. МЧС бүген...

Бозлавык сәбәпле автобусларны ерак юлга чыгармыйлар. ГИБДД Татарстан трассаларын шәһәрара автобуслар өчен ябырга мәҗбүр булган. Автобус йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгарга кушмадылар. Бик нык бозлавык булу сәбәпле җәмәгать транспортына да ерак юлга чыгуны тыйдылар.
Казан - Чаллы трассасында да автобусларны юлга чыгармыйлар. Республиканың башка маршрутларында да шул ук хәл.
МЧС бүген шторм чыгарга мөмкин, дип кисәтә. 11 ноябрьдә көндезге вакытта, 12 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда, шулай ук Казанда көчле бозлавык сакланачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: