Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда бүгеннән җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодлар кирәк түгел

Шулай ук 21 февральдән башлап, татарстаннар коронавируска каршы тәнчекләре булганда, сертификатлар ала алачак.

Татарстанда 21 февральдән сәүдә үзәкләренә керү өчен QR-кодлар күрсәтү кирәк булмаячак. 
Иминлек һәм уңайлылык өчен, санитайзерлар урнаштырылган. 18 яше тулмаганнарга әти-әниләреннән яки канунлы вәкилләреннән башка сәүдә үзәкләренә керүне тыю гамәлдән чыгарылган диелә.

Элегрәк Татарстанда коронавируска каршы вакцина ясату яки COVID-19 белән авырып алу турындагы QR-кодларны җәмәгать урыннарында һәм транспортта күрсәтү зарурлыгы 21 февральдән гамәлдән чыгарылуы хәбәр ителгән иде.

Бу карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.


Моннан тыш, бүгеннән башлап татарстанлылар коронавируска каршы тәнчекләр нигезендә сертификатлар ала алачак. Бу карар үз көченә 21 февральдән керә һәм бөтен ил эчендә гамәлдә булачак.

Сертификат алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында гариза тутырырга һәм лабораториядә тест тапшырырга кирәк, лаборатория нәтиҗәләрне әлеге порталга җибәрәчәк. Сертификат өч көн эчендә ясала. Ул алты ай гамәлдә булачак, аннан соң аны яңадан алу мөмкин булмаячак.

Сертификат өчен G классындагы иммуноглобулиннарга күләм яки сыйфат анализлары тапшырырга кирәк.

Шул ук вакытта коронавируска каршы тәнчекләргә тест уздыру мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керми, димәк мондый хезмәттән шәхси лабораторияләрдә, түләүле генә файдаланырга мөмкин.

Татарстанда былтыр 15 ноябрьдән театрларга, кинотеатрларга, циркларга, концерт залларына керү өчен вакцина ясату яки коронавирус белән авырып терелү турындагы QR-кодларны күрсәтү таләп ителә башлады.

22 ноябрьдән Татарстанның җәмәгать транспортын бары тик QR-кодлары яки сәламәтлеге сәбәпле вакцина ясатмавы хакындагы белешмәләре булганнар гына куллана ала иде.

Җәмәгать транспортында QR-кодлар кертүдә Татарстан илнең беренче төбәге булды. 

Чыганак: "Азатлык радиосы" сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев