Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда быелгы сайлауларда беренче тапкыр техник яңалыклар кулланыла

Республикадагы сайлау участокларының 66 проценты видеокамералар белән җиһазландырылган. Татарстанда быелгы сайлауларда беренче тапкыр техник яңалыклар кулланыла. Бу - территориаль сайлау комиссияләрендә урнаштырылган видеокамералар һәм тавышларны саный торган техник чаралар. Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә шул хакта белдерде. «Татарстанда РФ Президентын сайлауда 2...

Республикадагы сайлау участокларының 66 проценты видеокамералар белән җиһазландырылган.
Татарстанда быелгы сайлауларда беренче тапкыр техник яңалыклар кулланыла. Бу - территориаль сайлау комиссияләрендә урнаштырылган видеокамералар һәм тавышларны саный торган техник чаралар. Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә шул хакта белдерде.
«Татарстанда РФ Президентын сайлауда 2 мең 817 участок сайлау комиссиясе эшли. Аларның 66 проценты видеокамералар белән җиһазландырылган. Территориаль сайлау комиссияләренә беренче тапкыр видеокамералар урнаштырылган. Без шулай ук беренче тапкыр тавышларны саный торган техник чаралар да кулланабыз. Бу - Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск һәм Чистайдагы сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары», - диде ул.
Мидхәт Шаһиәхмәтов соңгы алты елда республикада электрон тавыш бирү комплекслары кулланылуын да искәртте. Алар быелгы сайлауларда да файдаланылачак. Татарстандагы 42 тавыш бирү участогында 42 сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы кулланылачак. Моннан тыш, 149 электрон тавыш бирү комплексын файдалану күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев