Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда Covid-19 инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган

24 майга республикада коронавирус белән авыруның 2787 очрагы теркәлгән.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус инфекциясенең 90 яңа очрагы теркәлгән, аларның алтысы читтән кертелгән, 84е элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«28 кеше хастаханәгә салынды, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 62 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итте Галимова.

Казанда зарарлану очраклары аеруча күп — 38 кеше, шулай ук Чаллыда - 10 кеше.  

Әлмәт районында — 2, Апас районында — 1, Арча районында– 1, Әтнәдә — 6, Балтачта 2 очрак теркәлгән. Шулай ук Буа районында — 3, Югары Ослан районында — 1, Биектау районында — 1, Чүпрәле һәм Алабуга районнарында өчәр очрак, Яшел Үзән районында-1, Лаеш районында — 1, Лениногорск районында — 2 авыру ачыкланган. Тагын Мөслимдә — 1, Түбән Камада — 4, Питрәч районында — 2, Сарман районында — 1 һәм Теләче районында 1 авыру очрагы теркәлгән.

Реклама

24 нче майга республикада Covid-19 белән авыруның 2787 очрагы теркәлгән, 10 үлем очрагы булды.

Бу вакыт эчендә 1907 кеше сәламәтләнде, шуларның 82се соңгы тәүлектә савыккан.

 https://tatar-inform.tatar/news/health/24-05-2020/tatarstanda-covid-19-infektsiyase-yoktyruny-90-ya-a-ochragy-achyklangan-5744906

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев