Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган икенче пациент вафат булган

Республикада бүген коронавирус инфекциясенең яңа 71 очрагы расланды: 11 татарстанлы хастаханәгә озатылган, 60 кеше өйләрендә дәвалана, чөнки аларның авырулары җиңел формада уза.


 
Шулардан: 
 
18 яшькәчә -11 
18 дән 30 яшькәчә -13 
 30дан 50 яшькәчә -17 
50дән 60 яшькәчә -16 
60 тан 70 яшькәчә — 8 
 70 тән 80 яшькәчә - 4 
80нән 90 яшькәчә - 2 
 
 
География: 
 
 Казан - 28; 
Яр Чаллы - 7; 
Түбән Кама - 3; 
Алабуга — 3; 
 Әлмәт - 6; 
Арча - 2; 
Саба - 3; 
Тәтеш - 2; 
Буа - 1; 
Чүпрәле - 1; 
Аксубай районы - 1; 
Биектау - 1; 
Алексеевск-1; 
Балтач - 1; 
Яшел Үзән - 11. 
 
Бөтен чорда пациентларның гомуми саны - 894 
 
Агымдагы датага 4 авыру ИВЛ аппаратына тоташтырылган 
 
 Узган вакыт аралыгында 100 кеше савыккан (+12) 
 
Шул ук вакытта, Татарстанда яңа коронавирус инфекцияле пациент үлеменең икенче очрагы теркәлгән. 
 
 30 апрельдә Яр Чаллыда хастаханәдә 1953 елда туган Алабуга районы кешесе вафат булды. 18 апрельдә ул Яр Чаллы инфекция хастаханәсенә озатыла. 21 апрельдән пациент 2 нче номерлы шәһәр хастаханәсе стационарында дәвалануда булган, анда 25 апрельдә аны үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырганнар. Үлем сәбәбе: авыр формадагы яңа коронавирус COVID-19 инфекциясе, авыр дәрәҗәдәге ике яклы вируслы . Хроник авырулары булган. Диагнозы экспертиза тарафыннан расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев