Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда «Экояз-2020» акциясенә старт бирелде

Татарстан халкын “ЭКОяз-2020” чаралары планы буенча фикер алышуга чакырдылар

1 апрельдә Татарстанда “Экояз-2020” зур экологик акциясе старт ала. Аны ТР Экология министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин игълан итте.

“Татарстан халкын фикер алышуда катнашырга чакырабыз. Без сезнең фикерегезне ишетү өчен, материалны эшләп бетерүгә махсус ике-өч атна калдырабыз һәм 1 апрельдән зур “яшел фронт” белән бөтен республика мәктәпләрендә, вузларында төрле җыештыру, экология дәресләре кебек чаралар башларга телибез”, — диде матбугат конференциясендә катнашучы.

"ЭКОяз-2019" ны республикада 1 млн 178 мең кеше хуплаган. Чарада катнашучыларның күпчелеге мәктәп укучылары булган. Иске батарейкаларны җыю буенча акция һәм «Яшел карандаш»экологик рәсемнәр конкурсы – узган елның яңалыгы. «ЭКОяз» нәтиҗәләре буенча иң яхшы гаилә, балалар бакчасы, мәктәп һәм предприятие бүләкләнде. Төп приз исә Кырымга ялга бару иде. Әлеге бәхет Чистайдан Долговлар гаиләсенә елмайды.

„Экология“ илкүләм проектында катнашу бик мөһим. Анда без һәрберебез үз өлешебезне кертергә тиешле. Россиядә 2019 елдан тормышка ашырылучы бу «Экология» илкүләм проекты, Россия Президенты Владимир Путинның «май указы» нигезендә гамәлгә керде. Аның төп бурычы каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү комплекслы системасын формалаштыру, чүплекләрне бетерү, сулыкларны савыктыру, Иделгә пычрак сулар агызуны туктату, - дип ассызыклады идарә башлыгы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев