Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда елан чагуның 26 очрагы теркәлгән

Быел Татарстанда кара еланнар активлашкан. Май уртасыннан алып бу көнгә инде елан чагуның 26 очрагы теркәлгән. Токсикология үзәге җитәкчесе вазифасын башкаручы Алия Насыйбуллина "Татар-информ" агентлыгына җиткерүенчә, зыян күрүчеләрнең бишесе - Казан кешеләре. "Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да еланның табигатькә чыккач һөҗүм итүен җиткерде, - дигән ул. - Мөрәҗәгать...

Быел Татарстанда кара еланнар активлашкан. Май уртасыннан алып бу көнгә инде елан чагуның 26 очрагы теркәлгән.
Токсикология үзәге җитәкчесе вазифасын башкаручы Алия Насыйбуллина "Татар-информ" агентлыгына җиткерүенчә, зыян күрүчеләрнең бишесе - Казан кешеләре. "Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да еланның табигатькә чыккач һөҗүм итүен җиткерде, - дигән ул. - Мөрәҗәгать итүчеләр - төрле районнан. Шулай да күпчелеге Балык Бистәсе, Буа һәм Тәтештән. Еланнар кызу көннәр булу сәбәпле активлашты".
Сүз уңаеннан: татарстанда ике төрле агулы елан бар - кара елан һәм бакыр елан. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген кара елан чаккан.
Татарстанда соңгы 3 елда елан чагудан үлүчеләр булмаган.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/59085-tatarstanda-elan-chagunyiң-26-ochragyi-terkәlgәn.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев