Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда эшчәнлекнең иң коррупцион өлкәләре аталды

Барыннан да ешрак ришвәт белән ТКХ, мәгариф һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре эләгә.

Торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, медицина - нәкъ менә бу өлкәләр Татарстанда иң ришвәтчел дип аталды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Дмитрий Козлов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда балалар бакчалары җитәкчелеге берничә тапкыр ришвәт алуда катнашкан. Кагыйдә буларак, алар акча хисабына баланы балалар бакчасына урнаштырырга вәгъдә биргәннәр.

"Күрәсең, хокук саклау органнары хезмәткәрләре берничек тә күрә алмый торган лазейкалар бар", - диде Дмитрий Козлов.

Шулай ук ришвәтләргә университет укытучылары һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре эләгә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев