Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда фаҗига: ике бала һәм ир-ат янып үлгән

Минзәлә районының Воровский исемендәге совхозында бер торак йортта чыккан янгынны сүндергән вакытта 1975 елгы ир-ат һәм аның 2002, 2012 елгы ике улының үле гәүдәләре табыла. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Әлеге факт нигезендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе...

Минзәлә районының Воровский исемендәге совхозында бер торак йортта чыккан янгынны сүндергән вакытта 1975 елгы ир-ат һәм аның 2002, 2012 елгы ике улының үле гәүдәләре табыла. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Әлеге факт нигезендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылды, дип яза Татар-информ.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, малайларның әнисе төнге сменада эштә булган. Янгын электр үткәргеченең төзек булмавы яки электр приборларының кызуы нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=21073

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев