Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда хатын-кыз еланнан куркып, йөрәге ярылып үлгән

Татарстанлыларны табигатькә чыгып ял иткән вакытта, җиләк җыю вакытында гади кара елан чагу очраклары ешайды. Тәтеш белән Буа арасындагы юлда берничә көн элек кенә дә күңелсез хәл булган. - Танышыбыз көнендә генә ашыгыч эш белән авылга кайтып килергә булган. Юл кырыенда хәрәкәтсез машинага игътибар итеп узып киткән. Берничә сәгатьтән эшләрен...

Татарстанлыларны табигатькә чыгып ял иткән вакытта, җиләк җыю вакытында гади кара елан чагу очраклары ешайды. Тәтеш белән Буа арасындагы юлда берничә көн элек кенә дә күңелсез хәл булган.
- Танышыбыз көнендә генә ашыгыч эш белән авылга кайтып килергә булган. Юл кырыенда хәрәкәтсез машинага игътибар итеп узып киткән. Берничә сәгатьтән эшләрен тәмамлап кире Казанга кайтканда кабат юлда теге машинага күзе төшкән. Нидер сизеп туктап барып караса - салонда ялгыз гына мәктәпкәчә яшьтәге бер бала утыра, - дип яза укучыбыз.
Әнисе баланы машинада бикләп калдырып урманга кереп киткән булган. Ә үзенең кара еланнарны күреп йөрәге ярылган икән. Хатын-кызны үле килеш тапканда өстендә 2 елан утырган.
Җәмәгать, зинһар, табигатьтә игътибарлы булыгыз. Ә балаларны берүзләрен калдырмагыз дип әйтеп тә тору кирәк түгелдер.
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/16004-tatarstanda-hatyin-kyiznyiң-elan-kүrep-yөrәge-yaryilgan.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев