Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда иң яхшы сырхауханә табибы исеме билгеле булды

Зәй табибы Григорий Абрамов җиңү яулады.

 

Бу минутларда Казанның "Пирамида" сараенда "Ел табибы-Ак чәчәкләр-2018" бәйгесенә йомгак ясау тантанасы бара. "Беренчел звенода иң яхшы табиб" номинациясендә җиңүгә Зәй үзәк район хастаханәсе сырхауханәсенең педиатрия бүлеге табиб-педиатры Григорий Абрамов иреште.


Тантана табибларның ант сүзе белән ачылды. Аннары залдагыларны Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков котлады. Ул, республика бәйгесе кысаларында, иң яхшы табибларны, һөнәренә намус белән караучыларны хөрмәтләү күркәм традициягә әйләнгәнен билгеләп узды. Тармак алдында балалар туу күрсәткечләрен арттыру, кадрлар кытлыгын бетерү, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, гомер озынлыгын арттыру кебек бурычлар торганын искәртте. "Без бердәм, куәтле команда булсак, баолык бурычларны хәл итәрбез дип ышанам. Пациентларыгыз "Рәхмәт сезгә, табиб" дип, ә алар сездән "сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз" дигән сүзләр ишетеп китәрлек булсын!" - дигән теләктә калды Марат Садыйков.

Реклама

"Беренчел звенода иң яхшы табиб" номинациясендә җиңүгә, Григорий Абрамовтан тыш, шулай ук, Әлмәт шәһәре 3 нче сырхауханәсенең участок терапевты Наилә Шәрипова, Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең Чуваш-Брод табиб амбулаторие гомуми практика табибы Радик Вәлиев дәгъва кылган.


Зәй районында табиб Абрамовны белмәгән кеше юк. Педиатр киңәшләрен районда яшәүче һәркемгә үтемле итеп җиткерә белә. Төрле авырулар, аларны кисәтү турында телевизион тапшыруда да сөйли. Зәй районында педиатрия хезмәте күрсәткечләре яхшыра бара: балалар арасында авыру кими, яңа туган сабыйлар үлеме кими.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев