Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда «Игътибар – балалар!» акциясе башланды

ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында 141 юл транспорт һәлакәте теркәлгән. 15 майдан 5 июньгә кадәр Татарстан дәүләт инспекторлары республикада «Игътибар - балалар!» акциясе үткәрәчәк. Чара кысаларында республикада балигъ булмаган пассажирларны машинада йөртү, җәяүлеләргә юл бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен...

ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында 141 юл транспорт һәлакәте теркәлгән.
15 майдан 5 июньгә кадәр Татарстан дәүләт инспекторлары республикада «Игътибар - балалар!» акциясе үткәрәчәк.
Чара кысаларында республикада балигъ булмаган пассажирларны машинада йөртү, җәяүлеләргә юл бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны тыю буенча рейдлар узачак. Моннан тыш, балигъ булмаганнарны юл йөрү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик акцияләр, юлларда балаларның үз-үзләрен имин тотышы мәсьәләләре буенча полиция хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышлары оештырылачак. Сәламәтләндерү лагерьларында бәйгеләр, викториналар, балалар өчен юлларда үз-үзләрен имин тоту күнекмәләрен ныгыту буенча башка чаралар узачак.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бедерүенчә, ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Балаларга куркыныч янаган урыннарда, шул исәптән юл кырыйларында аларны күзәтүсез калдырмау зарур. 12 яшькә кадәр баланы бары тик бала өчен махсус креслода, әгәр зуррак булса, куркынычсызлык каешы белән эләктереп йөртү кирәк.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында 141 юл транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда ике бала һәлак булган, 146сы төрле җәрәхәтләр алган. 16 яшькә кадәр балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтенең өчтән бере җәйге айларга туры килә. 2016 елның июненнән августына кадәр барлыгы 175 юл транспорт фаҗигасы булган, аларда 7 баланың гомере өзелгән һәм 181е зыян күргән.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/15/140641/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев