Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда ике балыкчы юкка чыккан

Ярдан ерак түгел урында әйләнеп капланган көймә табылган. Гадәттән тыш хәл Спас районы Измәр авылында булган. Коткару хезмәтенә бу хакта 17 апрельдә 11:55 сәгатьтә хәбәр керә. 1979 һәм 1987 елгы ир-атлар әлеге авылга берәр атнага кунакка килгән була. Йорт хуҗасы өенә кайткач, кунакларның юклыгын күрә. Күршеләре, әлеге ир-атларның иртән үк...

Ярдан ерак түгел урында әйләнеп капланган көймә табылган.
Гадәттән тыш хәл Спас районы Измәр авылында булган. Коткару хезмәтенә бу хакта 17 апрельдә 11:55 сәгатьтә хәбәр керә. 1979 һәм 1987 елгы ир-атлар әлеге авылга берәр атнага кунакка килгән була. Йорт хуҗасы өенә кайткач, кунакларның юклыгын күрә. Күршеләре, әлеге ир-атларның иртән үк Актай елгасына балыкка китүен җиткерә.
Ярдан 100 метр эчтәрәк көймәләре табылса да, кешеләрен яр буйларыннан һәм водолазлар ярдәмендә кичкә кадәр сулыктан эзләү дә әлегә нәтиҗә бирмәгән.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/56601-tatarstanda-ike-balyikchyi-yukka-chyikkan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев