Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда илкүләм проект буенча 220 км озынлыкта төбәк һәм җирле автомобиль юллары төзекләндереләчәк

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча быел Татарстанда 84 объектта юл төзү-төзекләндерү эшләре үткәреләчәк.

Татарстанда быел илкүләм проект буенча төбәк һәм җирле әһәмияттәге 220 км автомобиль юлларын ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, төбәк һәм җирле әһәмияте булган 220 км озынлыктагы юлларда ремонт эшләре башкарылачак. Бу эшләргә барлыгы 5 млрд сумнан артык акча тоту ниятләнә, шул исәптән 2,602 млрд сумы — федераль казнадан, 2,443 млрд сумы — республика бюджетыннан.

64,9 км озынлыкта 38 объектта юллар төзекләндереләчәк (Әлмәт — Азнакай, Казан — Оренбург — Чистай һәм башка юллар). Республика бюджетыннан финанслау 715 млн сум тәшкил итә. Казан агломерациясенең 91,7 км озынлыкта 28 объектында юлларга ремонт ясалачак, шул исәптән 10 объект — Казанда (Зорге, Патрис Лумумба, Гвардейская, Болотников, Тэцевская, Җиңү проспекты урамнары).

Сафин шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру анонсланган булуын да искәртте.

«Быел әлеге проектны үтәүгә керешәчәкбез. Башта программа өч ел дәвамында тормышка ашырылыр дип планлаштырылган иде, ләкин килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, проектка төзәтмәләр кертелде, аны биш ел дәвамында гамәлгә ашырачакбыз. Хәзер муниципалитетларның башкарма комитетлары бу елда эшләнәчәк объектларның исемлеген әзерлиләр. Юллардагы язгы чикләүләр төгәлләнгәч, ә төбәк юлларында ул 1 майда тәмамлана, бу программаны гамәлгә ашыруга актив керешәчәкбез", - дип тәмамлады ул сүзен.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда быел 50 километрдан артык төбәк юллары, өч юлүткәргеч һәм җиде күпер төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Актаныш районы Илчебай авылына яз коз кыш кереп тэ чыгып та булмый!!!!