Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда интеллектуаль транспорт системалары буенча онлайн-хакатон узачак

Чарада катнашу өчен аналитиклар, дата-сайентистлар һәм Python программасында эшләүчеләр чакырыла.

Татарстанда республика Хөкүмәте ярдәмендә «Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр элементлары» онлайн-хакатоны узачак. Бу хакта вакыйганы оештыручылар хәбәр итә.

Чара 23-30 майда узачак. Анда катнашуга бөтен Россиядән аналитиклар, дата-сайентистлар һәм Python-разработчиклар чакырыла. Гаризаны 20 майга кадәр бирергә мөмкин.

Алдагы вакыйга Digital Superhero исеме астындагы хакатоннар марафонының беренче чарасы булачак. Ул, профильле министрлыклар һәм ведомстволарны җәлеп итеп, икътисадның төрле өлкәләре бурычларына цифрлы технологияләр өлкәсендә идеяләрне үстерү өчен уңай шартлар тудыруны тәэмин итәргә тиеш.

Проектның идеологы һәм гамәлгә куючысы – ТРның «юл хәрәкәте иминлеге»  ДБУ , ә координаторы-Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы. 

"Без проектка ярдәм итәргә шат, чөнки икътисадны һәм социаль  цифрлаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен профильле министрлыкларның һәм оешмаларның көчләрен консолидацияләү мөһим", - диде ТР финанслар министры Айрат Хәйруллин. 

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет оешмасы директоры Рифкать Миңнеханов, үз чиратында, цифрлаштыру процессында катнашучыларга коллегалар белән нәтиҗәле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәген билгеләп үтте. 

Хакатон нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар акчалата приз, үз инициативаларын эшләп бетерүдә һәм аларны сынауда ярдәм, шулай ук эшкә чакыру мөмкинлеге алачак. Проектны гамәлгә ашыру графигын карарга һәм катнашуга хакатон сайтында гариза бирергә мөмкин - www.dshkazan.ru/its.

Тулаем алганда, Digital Superhero хакатоннары майдан сентябрьгә кадәр онлайн-форматта узачак. Татарстан хакимияте аларны актуаль бурычлар белән тәэмин итәчәк, ә партнерлар яңа идеяләрне эшләп бетерү һәм гамәлгә кертү өчен мәйданчыклар бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев