Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда июль - август айлары салкынча була

Бар өмет сентябрьдә: синоптиклар көзнең беренче ае җылы һәм дымлы булыр дип фаразлый. Татарстанда июль ае кызу һәм коры булмаячак. Һава торышы алмашынып торучан. Бу хакта Казан федераль университеты Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев җиткерде, дип хәбәр итә КФУ...

Бар өмет сентябрьдә: синоптиклар көзнең беренче ае җылы һәм дымлы булыр дип фаразлый.
Татарстанда июль ае кызу һәм коры булмаячак. Һава торышы алмашынып торучан. Бу хакта Казан федераль университеты Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев җиткерде, дип хәбәр итә КФУ матбугат үзәге.
Профессор Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстан территориясендә температура режимы нормада (20 градус тирәсе җылылык һәм явым-төшем 60 - 70 ммлап) булачак дип ачыклый. Июль аенда кайбер көннәр кызу да, салкынча да булачак.
Августта температура климатик нормада булачак (17 градус чамасы җылылык һәм явым-төшем 50 - 60 ммлап). Бар өмет сентябрьдә: синоптиклар көзнең беренче ае җылы һәм дымлы булыр дип фаразлый (11 градус чамасы җылылык һәм явым-төшем 50 ммлап).
"Сентябрь аенда "Әбиләр чуагы" булуы бик мөмкин" , -дип билгеләп үтә Юрий Переведенцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев