Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда капка төбендә 15 сантиметрдан биегрәк үлән үстерергә рөхсәт итмиләр! (ВИДЕО)

Саба районы авылларының капка төбендә 15 сантиметр­дан биегрәк үлән үстерергә рөхсәт итмиләр икән, дигән хәбәр килеп ирешкәч, бу мәсьәләнең барлык нечкәлекләрен белергә теләп, юлга кузгалдык. Әлеге тема сабалылар өчен чыннан да бик актуаль булып чыкты. «Хәзер безнең төп эшебез - чирәм чабу. Кайберәүләр әнә судка кадәр барып җитте», - дип...

Саба районы авылларының капка төбендә 15 сантиметр­дан биегрәк үлән үстерергә рөхсәт итмиләр икән, дигән хәбәр килеп ирешкәч, бу мәсьәләнең барлык нечкәлекләрен белергә теләп, юлга кузгалдык. Әлеге тема сабалылар өчен чыннан да бик актуаль булып чыкты. «Хәзер безнең төп эшебез - чирәм чабу. Кайберәүләр әнә судка кадәр барып җитте», - дип каршы алды халык безне.

Эш шунда ки, муниципаль хез­мәткәрләр, капка төпләрендәге чи­рәм бөтен кешенеке бер төсле булырга тиеш, дип саный. Яңа стандартлар билгеләп, аларны район­ның тышкы төзекләндерү кагый­дәләренә дә керткәннәр. Әгәр капка төбендә үсә торган чирәм 15 сантиметрдан биегрәк булса, хуҗаларга беренче тапкыр - 2000, икенчесендә 3000 сум штраф салына икән. Ә авыл советы карамагындагы җирләр өчен штрафның күләме беренче юлы 15 мең булса, икенчесендә 20 мең сумны тәшкил итә. Әлеге үзгәреш­ләр шәхси йортлар өчен генә түгел, ә күп катлы фатирларда яшәүчеләр өчен дә каралган. Йорт яны территориясен чистарткан өчен аларның квитанцияләренә бер кешегә 15 сум түләү килә.

чыганак: http://shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2015-01-22-08-06-57/item/23559-saba-rayonyi-avyillaryinyiң-kapka-tөbendә-үlәn-үsterergә-rөhsәt-itmilәr-kotyi-ochkan-halyik-sүz-әytergә-kurka.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Татарстанда капка төбендә 15 сантиметрдан биегрәк үлән үстерергә рөхсәт итмиләр! (ВИДЕО)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев