Актаныш

Татарстанда көчле юл-транспорт казасы:3 кеше һәлак - фото

Мәскәү - Уфа юлының Татарстан территориясенә туры килгән урында - Чебакса бистәсе янындагы һәлакәт турында тулырак мәгълүмат пәйда булды. Һәлакәттә 3 кешенең гомере өзелгән. Алар - җиңел машина йөртүче ир-ат, аның хатыны һәм әнисе. Руль артындагы ир-атның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре булуы мәгълүм. Юл-транспорт һәлакәтенең видеосы да пәйда булды....

Мәскәү - Уфа юлының Татарстан территориясенә туры килгән урында - Чебакса бистәсе янындагы һәлакәт турында тулырак мәгълүмат пәйда булды.
Һәлакәттә 3 кешенең гомере өзелгән. Алар - җиңел машина йөртүче ир-ат, аның хатыны һәм әнисе. Руль артындагы ир-атның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре булуы мәгълүм.
Юл-транспорт һәлакәтенең видеосы да пәйда булды. Аны йөк машинасының видеотеркәгече төшереп алган. Видеоязмадан аңлашылганча, җиңел машина каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм фура белән кара-каршы бәрелешә. Фаразлар буенча, аның йөртүчесе йоклап киткән булырга мөмкин. Чөнки җиңел машина йөртүчесе бәрелешүдән качарга ниндидер хәрәкәт ясамый.
Социаль челтәрләрдә һәлак булучылар хакында мәгълүматлар пәйда булды. Машина йөртүченең Рөстәм Шәрәфиев исемле ир-ат булуы әйтелә. Машинада хатыны Зөһрә һәм әнисе Гөлкәй Шәрәфиевалар булган. Яшьләр быел гына өйләнешкән. Кайбер хәбәрләрдә Зөһрәнең бала көтү хакында да әйтелә.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз!..
чыганак: http://intertat.ru

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: