Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда хезмәт хакын түләү өчен 0% лы кредитка 1282 эшмәкәр гариза биргән

Банклар коронавирустан зыян күргән предприятиеләрдән кергән 684 үтенечне хуплады, барлыгы 1,5 млрд. сумлык кредит бирергә карар кылды.

Covid-19 белән бәйле кризис аркасында хезмәткәрләр алдындагы бурычларын каплау өчен Татарстан эшмәкәрләре 0% ка 2,8 млрд сум кредит алу өчен 1282 гариза биргән. Бу турыда киңәшмәдә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Кредит оешмалары белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган.

"Программа буенча 2,8 млрд. сумлык 1282 гариза килгән. 1,5 млрд сумлык 684 гариза хупланды", - дип хәбәр иткән Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Татарстан икътисад министры билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә пандемиядән зыян күргән предприятиеләргә процентсыз кредит бирү программасына 40 банк кушылган, аларның 16сы республика территориясендә эшли. 

Исегезгә төшерәбез, әлеге ярдәм чарасы кризистан зыян күргән бер яки берничә тармакта 1 елдан да ким булмаган дәвердә эшчәнлек алып баручы юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә тәкъдим ителгән. Эре һәм урта предприятиеләр өчен кредит бирү шарты – 2020 елның 31 марты белән чагыштырганда, мәшгульлекне 90% тан да ким булмаган дәрәҗәдә саклап калу. 

https://www.tatar-inform.ru/news/business/16-05-2020/v-rt-na-kredit-pod-0-dlya-vyplaty-zarplat-zayavki-podali-na-2-8-mlrd-rubley-5743175

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев