Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда кичә юлларда өч кешенең гомере өзелгән (фото 18+)

18 гыйнварда юл-транспорт һәлакәте өч кешенең гомерен өзгән. Һәлакәткә китергән сәбәпләр - юл-йөрү кагыйдәсен тупас бозу һәм көйсез һава торышы. Кичә 9:40 сәгатьтә Чаллыда Казан проспекты белән Иске Сарман урамы киселешендә "ВАЗ" машинасы һава торышы бозылу аркасында юлның торышын исәпкә алмыйча, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ГАЗ" - эвакуатор...

18 гыйнварда юл-транспорт һәлакәте өч кешенең гомерен өзгән. Һәлакәткә китергән сәбәпләр - юл-йөрү кагыйдәсен тупас бозу һәм көйсез һава торышы.
Кичә 9:40 сәгатьтә Чаллыда Казан проспекты белән Иске Сарман урамы киселешендә "ВАЗ" машинасы һава торышы бозылу аркасында юлның торышын исәпкә алмыйча, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ГАЗ" - эвакуатор белән бәрелешә. Һәлакәт аркасында "ВАЗ" машинасының йөртүчесе хастаханәгә озатыла, ә пассажиры урында ук вафат була.
Кеше үлеменә китергән икенче һәлакәт 15:00 сәгатьтә Казан - Оренбург юлында булган. LIFAN автомобиле йөртүчесе куркынычсыз хәрәкәт режимын сакламый һәм юлда бозлавык булуын да исәпкә алмыйча каршы як хәрәкәт полосасына чыга - "УАЗ" машинасы белән бәрелешә. Бу очракта да LIFAN машинасының йөртүчесе хастаханәгә озатыла, ә аның пассажиры урында ук җан бирә.
Түбән Кама районында да куркыныч юл транспорт һәлакәте була - 17:35 сәгатьтә ике йөк машинасы бәрелешә. Әлеге һәлакәттә бер кеше үлгән, өчесенең сәламәтлегенә зыян килгән. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Һава торышы көйсез вакытта юлларда аеруча игътибарлы булсак иде - барыбызны да өйдә көтәләр!
Чыганак: http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев