Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда коронавируска миллионнан артык ПЦР-тест үткәрелгән

Узган тәүлек эчендә җиде меңгә якын республика кешесен Covid-19га тикшерделәр.

Татарстанда яңа коронавирус йогышына ПЦР методы белән миллионнан артык тест үткәрделәр. Бу хакта узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

“Бүгенге көндә республика буенча тулаем 1 017 813 тест үткәрелгән, ягъни без тест үткәрү өлешендә миллион билгесен уздык", — дип билгеләп үтте спикер.

Узган тәүлектә республикада ПЦР-диагностика методы белән Covid-19га 6 мең 915 тест үткәрелгән.

Элегрәк без Татарстанда тәүлек эчендә 58 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, дип хәбәр иткән идек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев