Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда коронавирусның 35 яңа очрагы ачыкланган

3 апрельгә Татарстанда барлыгы Covid-19 инфекциясенең 19 528 очрагы теркәлгән.

 Татарстанда коронавирус авыруының 35 яңа очрагы ачыкланган, алар барысы да контакт аша йоктырылган.

«17 кеше хастаханәгә салынган, 18е өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда — 9, Чаллыда — 13, Түбән Кама районында — 4, Актаныш районында — 3, Питрәч һәм Тукай районында икешәр, Әлмәт һәм Лениногорск районында берәр авыру кеше ачыкланган.

3 апрельгә Татарстанда барлыгы Covid-19 йогышының 19 528 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 16 582 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән узган тәүлектә 72 кеше савыкан.

 145 332 кешегә вакцина (тәүлек эчендә үсеш — 3 704) ясалган.

Вакцинациягә берничә төрле юл белән:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында (ЕПГУ),

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында,

3. бердәм 122 номеры аша,

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп,

5. поликлиникага телефон аша язылырга мөмкин. 

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев