Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланган

Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 29га җитте.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

1949 елда туган Нурлат районында яшәүче бер ир хастаханәгә ике яклы пневмония белән китерелә. Анда Covid-19 расланган була. Пациентның хәле авыр булганлыктан, аны үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырганнар. «23 июнь көнне үлем теркәлде», — дип сөйләде Галимова.

«Икенчесе — Чаллы кешесе. Ул 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында урнашкан госпитальгә китерелә. Диагноз — Covid-19, авыр дәрәҗәдә ике яклы полисегментар пневмония белән катлауланган. Дәвалану ярдәм итмәде, пациент 8 июльдә вафат булды», — диде Галимова.

Реклама

Ике пациентның да үлеменең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә булган.  

https://tatar-inform.tatar/news/health/21-07-2020/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-ike-lem-ochragy-raslangan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев