Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда коточкыч янгын аркасында өч гаилә йорт-җирсез калган (ФОТО)

Яшел Үзән районында шәхси йортта янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Янгын бүген иртән Октябрьский бистәсендәге Транспорт урамында чыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта йорт ачык ут белән янган. Янгынның гомум мәйданы 114 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын аркасында берәү...

Яшел Үзән районында шәхси йортта янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Янгын бүген иртән Октябрьский бистәсендәге Транспорт урамында чыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта йорт ачык ут белән янган.
Янгынның гомум мәйданы 114 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын аркасында берәү дә зыян күрмәгән.
Йортта өч гаилә яши торган булган. Бинаның бер өлешендә биш кеше, икенчесендә - бер, өченчесендә өч кеше гомер кичергән. Янгын аркасында алар йорт-җирсез калган. Әлегә алар күршеләренә урнашкан.
Башлангыч версия буенча, ут электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=16766
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев