Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда легаль булмаган йөртүчегә штраф салдылар

Балтач-Казан маршруты, чикләү чорында кагыйдәләр бозып, пассажирлар ташыган.

Татарстанда пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен маршрут автобусына штраф салынды, дип хәбәр итә Республика дәүләт автоинспекциясе.

Документларны тикшерү һәм Татарстанда коронавирус авыруы таралу куркынычы янаган чорда урнаштырылган массакүләм режимны үтәү өчен, трассада Балтач-Казан маршруты буенча барган автобус туктатыла.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары ачыклаганча, ташучы «законсыз»эшләгән.

Закон бозучыга чикләүләр гамәлдә булган чорда кешеләрне ташу кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар язылды.

Хокук бозучыдан штраф түләтү турында карар чыгарыла, ә ул, билгеле булганча, машина йөртүчедән – 30 мең, вазыйфаи затка – 50 мең, юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затка – 50 мең, юридик затка 300 мең сумга кадәр күләмдә була ала.
 

Икенче көнне шул ук оешманың башка автобусында шул ук транспорт йөртүче шофер кабат “эләккәч”, автобус штрафстоянкага озатыла. 
 

 Бүгенге көндә даими шәһәрара маршрутлар гына рөхсәт ителә, бу юнәлештәге башка хезмәтләр хәзергә тыела, - диләр дәүләт автоинспекциясендә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев