Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда меңнән артык ишек алларының план-схемалары буенча җәмгыятьнең фикер алышуы узды

Иҗтимагый фикер алышулар вакытында Татарстанда яшәүчеләр төзекләндерү схемаларына 5,5 меңнән артык шәрехнамә, тәкъдим калдырды.

Татарстанның меңнән артык ишегалдын төзекләндерү проектлары иҗтимагый фикер алышу стадиясен узды, бу хакта «Безнең ишегалды»Президент программасы порталында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез, планнар-схемалар апрель һәм май дәвамында dvor.tatar  сайтында басылып чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, программаның мөһим принцибы-бу йортларда яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алу. 

12 майда тәмамланган иҗтимагый фикер алышулар вакытында татарстанлылар төзекләндерү схемаларына 5,5 меңнән артык төзәтмә калдырган. Барлык тәкъдимнәр дә муниципалитетларга җибәрелде. Мөрәҗәгатьләрне эшкәрткәннән соң, муниципаль проектлаучылар проектларга үзгәрешләр кертәчәкләр һәм ишегалларын төзекләндерү планнарының dvor.tatar сайтында финал версияләрен тәкъдим итәчәкләр.

Элегрәк, Рөстәм Миңнеханов дөньяда экономик халәтнең катлаулы булуына да карамастан, “Безнең ишегалды” программасы биш ел эчендә тулысынча үтәләчәген һәм программага кертелгән барлык ишек алларының төзекләндереләчәген әйткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев