Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчаларында акча җыюга каршы "кайнар линия" ачылды

"ВКонтакте" социаль челтәре "Поборы в школах и детсадах. Новости школ" төркеме республика белем бирү өлкәсендә закон бозулар буенча кайнар линия үткәрә. Хәбәрләр 21 июньгә кадәр кабул ителәчәк, дип белдерә Татарстан Мәгариф министрлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы комиссия. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә кагыйдә бозулар турында мәгълүматы булган һәркем алар хакында 89600487465 телефоны...

"ВКонтакте" социаль челтәре "Поборы в школах и детсадах. Новости школ" төркеме республика белем бирү өлкәсендә закон бозулар буенча кайнар линия үткәрә. Хәбәрләр 21 июньгә кадәр кабул ителәчәк, дип белдерә Татарстан Мәгариф министрлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы комиссия.
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә кагыйдә бозулар турында мәгълүматы булган һәркем алар хакында 89600487465 телефоны (9дан 19 сәгатькә кадәр), matveeva-kazan@mail.RU электрон почтасына җибәрә яки http://vk.com/poborumatveevapt төркеме администраторына яза ала.
Хәбәрләр, шул исәптән авторлары күрсәтелмәгәннәре дә, хокук саклау органнарына тапшырылачак.
Искәртәбез: закон бозулар арасына мәктәп һәм балалар бакчасына кергән вакытта беренчел акча җыю турында сорау, ай саен акча түләү, уку йортлары карамагындагы фондка, учреждение ихтыяҗлары: ремонт, төзелеш материаллары, җиһазлар сатып алуга акча бирү, ата-аналар комитетларыныңы акча тапшырырга теләмәгән ата-аналарга басым ясавы, балаларга басым ясау һәм башкалар керә.
http://www.tatar-inform.ru/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев